5 нче декабрь көнне Олы Мәтәскә урта мәктәбендә “Кулланучылар хокукын яклау" республикакүләм олимпиадада катнашып җиңү яулаган укучыларны бүләкләү тантанасы булды.10 нчы сыйныф укучысы Шарипова Зәринә олимпиаданың 3 турында да нәтиҗәле катнашып, призер булды.Зәринәгә смартфон һәм мактау грамотасын ,олимпиаданың 1,2 нче турында катнашкан 8 нче сыйныф укучыларына( Галимова Айсылу, Нигматзянов Данис, Ибатуллина Ризәлә) махсус бүләкләрне ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль бүлеге җитәкчесе Кадыров Булат Ильдарович тапшырды.Булат Ильдарович укучыларны җиңүләре белән котлады һәм "Кулланучылар хокукын яклау" өлкәсендә белемнәрен тагын да камилләштерүләрен теләде. Бу укучыларны әзерләгән мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы – Бикчантаева Диләрә Мавлютзяновна рәхмәт хатына ия булды.Диләрә Мавлютзяновнаны һәм барлык катнашкан укучыларны җиңүләре белән котлыйбыз.