1 декабрьдән Инвалидлар декадасы башланып китте.

2017 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

Бу көн җәмгыятебездәге сәламәтлекләре чикләнгән кешеләргә игътибарны арттыру өчен бик мөһим. Шушы уңайдан, 6 декабрь көнне Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре Петрова Л. һәм Романова Т. сәламәтлеге чикле булган авылдашыбыз Егоров Виктор дәдәйнең өенә барып, хәлләрен белеп, кайнар ризыклар белән сыйладылар. Китапханәче яңа кайткан китаплар белән дә таныштырды. Мондый очрашулар  мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең күңелләрендә җылы эз калдыра, тормышта яңа кызыксындыру чаралары бирә. Чаранын максаты: ялгыз яшәүче авыруга игътибарны арттыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International