Шушы кыска гына вакыт эчендә кеше зур-зур планнар кора.Барлык уйлаганын эшләп өлгерергә җирдә үзен калдырырга,мәңгелек исем,мәңгелек яшәү көче алырга тели һәм гомере буе шуңа омтыла.Һәр кешенең яшисе дә,яшисе,яшьнисе килә! Ләкин язмыш кешеләр өчен көтелмәгән борылышлар,мәшәкатьләр,хәтта кайгы һәм бәхетсезлекләр әзерләп куярга мөмкин. 1 декабрьдан инвалидлар декадасы башланды. Шул уңайдан 6 декабрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә,клуб белән берлектә, “Мәрхәмәтле булыйк” исемле темага инвалид өлкәннәр белән түгәрәк өстәл артында әңгәмә - сәйләшү үткәрелде.Очрашу чәй табыны артында дәвам итте.