Күргәзмә эшләде.

2017 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

Айдар авыл китапханәсендә язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан язучылар союзы члены Альберт Хәсәновның 80 яшьлегенә багышлап “Язучы-кеше булып калуы белән бөек”дип исемләнгән күргәзмә эшләде. Күргәзмәдә язучының төрле елларда басылып чыккан китаплары, тормышын, иҗатын чагылдырган мәкаләләре урын алды. Автор үзенең әсәрләрендә табигать турында, кешенең кошлар, хайваннар дөньясына мөнәсәбәте турында сүз алып бара, табигатьне саклау кебек мөһим мәсьәләләрне күтәрә, аңа сак мөнәсәбәттә булырга өнди. Аның китаплары рус, башкорт, украин, литва, әрмән, вьетнам, кытай телләренә тәрҗемә ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International