Бу көннәрдә авылларда крестьян-фермер хуҗалыкларына, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга, үз эшләрен ачкан эшмәкәрләргә дәүләт тарафыннан бирелә торган ярдәм турында күбрәк аңлату максатыннан, районыбыз җитәкчеләре “Түгәрәк өстәл” артында сөйләшүләр үткәрә. Шундый очрашуларның чираттагысы 7 декабрь көнне Олы Мишә һәм Баландыш авыл җирлекләрендә узды.
Муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов Олы Мишә авылындагы шәхси эшмәкәр Фәрит Имамиев автосервисы, Рәмис Хисмәтуллинның тәрәзә ясау һәм калай бөгү цехындагы эш барышы белән танышты. Баландышта исә алтмышлап сарык, уннан артык мөгезле эре терлекләре булган Лилия һәм Илнур Шәриповлар хуҗалыгында, 19 гектар мәйданнан 360 тонна бәрәңге уңышы җыеп алган Фәнис Җәләлиев складында булды. Аннан авыл мәдәният йортларында чәй табыны артында җирлектәге фермерлар, өч һәм аннан күбрәк сыер асраучылар белән очрашты. – Үз эшләрен башлап җибәрүчеләргә дәүләт тарафыннан төрле программалар эшләп килә. Аларны дөрес файдалана белергә кирәк. Очрашуларыбызның максаты да шул бит, - дип, мөрәҗәгать итте район башлыгы. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан эшләнгән программалар белән тулырак район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов таныштырды. Очрашуда катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга да җавап алырга тырышты. Умартачылык, бакчачылык, сарык асраучылык белән шөгыльләнүчеләргә дә ярдәм булдырырга кирәклеге хакында тәкъдимнәр җиткерелде. Шулай ук сөт бәяләренең түбән булуы, урамнардагы юл начарлыгы бу җирлектә дә актуаль мәсьәлә булып кала бирә.