3 декабрь - халыкара инвалидлар көне.

2017 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

Бу дата календарьга юкка гына кертелмәгән. Безнең арабызда нәкъ безнең кебек ,әмма мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр яши. Аларның хокуклары да җәмгыятебездә нәкъ сәламәт кешеләрнеке кебек үк һәм алар һәрвакыт тирә-юньдәге кешеләрнең ярдәмнәренә таяна алганлыкларын аңлату максатыннан чыгып, Алан авылы китапханәсендә “Яхшылык җирдә ятмый!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең язмышлары турында язылган матур әдәбият әсәрләре һәм газета-журнал язмалары куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International