Хокук саклау органы хезмәткәрләре белән очрашу

2017 елның 8 декабре, җомга

8 декабрьдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Теләче муниципаль районында 2015-2017 елларга хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтү буенча эшчәнлекне оештыру” программасын тормышка ашыру кысаларында 6-11 сыйныф укучылары район хокук саклау органы хезмәткәрләре белән очрашты. Очрашу барышында балаларга хокук, аның кеше һәм җәмгыять тормышында тоткан урыны турында аңлатылды. Ярамаган эшләрнең тормышыбызга буталчыклык кертүенә, кешеләрнең нормаль хезмәтенә, ялына, көнкүрешенә комачаулык итүенә басым ясады. Әңгәмә вакытында хокук саклау органы хезмәткәрләре югары сыйныф укучыларын кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр, үзләренең тормыш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International