Алар арасында җәмгыятьнең мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм күрсәтүне искәртеп торучы — Халыкара инвалидлар көне дә бар. Бу көн календарьга юкка гына кертелмәгән. Чөнки, безнең җәмгыятьтә сәламәт кешеләр белән беррәттән инвалидлар да яши. Аларга үзләренең бөтен сау-сәламәт кешеләр кебек тигез хокукка ия икәнлекләрен, тирә-юньдәгеләрдән, авылдашлардан ярдәм сорап һәрвакыт мөрәҗәгать итә алуларын төшендерү бик мөһим.
9 декабрь көнне Айдар авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты белән берлектә оештырылган “Бүләк итик йөрәк җылысын” дип исемләнгән очрашу кичәсенә авылыбызда яшәүче тумыштан, балачактан инвалид булган кешеләр һәм аларның опекуннары чакырылды. Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр бу көнне көтеп ала, чөнки бу көн-алар өчен күңел ачу, бер-берсе белән очрашу, бәйрәм көне. Бәйрәм чарасында алар хөрмәтенә изге теләкләр, “Тамчы” клубына йөрүче балалар тарафыннан матур шигырьләр, җыр-биюләр, кызыклы скетчлар бүләк ителде, Кыш бабай һәм Кар кызыннан күчтәнәч-бүләкләр кабул итеп алдылар. Кичә чәй табыны артында җылы һәм күтәренке рухта узды.