Баландыш мәдәният йортында балалар өчен «Сәйлән» бию берләшмәсе эшләп килә.

2017 елның 14 декабре, пәнҗешәмбе

Биергә теләкләрендә булган югары сыйныф укучылары белән даими рәвештә очрашып торабыз һәм аларның биюгә булган сәләтләре көннән-көн арта гына бара. 8 нче декабрь кичендә берләшмәгә йөрүче укучылар белән «Сәламәтлек һәм бию» дип исемләнгән әңгәмә оештырылды. Биюнең сәламәтлеккә булган йогынтысын, алай гына да түгел, бию начар гадәтләргә вакытны калдырмавын да ассызыклады яшьләр. Һәм әңгәмә, әлбәттә инде , өйрәнгән биюләрне кабатлау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International