9 декабрь көнне Кукмара шәһәрендә 2004 елда туган һәм аннан да яшьрәк кызлар арасында Закиров А.С. истәлегенэ волейбол буенча район беренчелеге узды.

2017 елның 18 декабре, дүшәмбе

Кызлар арасындагы ярышта 8 команда: Кукмара шәһәреннән 3, авылларыннан 4 команда чыгыш ясады. Волейбол буенча Теләче спорт мәктәбе тренерлары Габделхаев Рәшит һәм Шәяхмәтов Шамил җитәкчелегендә “Теләче” спорт мәктәбе командасы составында Шәтке мәктәбе кызлары  катнашты.

Ярыш нәтиҗәләре буенча кызлар арасында “Теләче” спорт мәктәбе  командасы 1 урынны яулады.

Спорт мәктәбе  җитәкчелеге ярышларда катнашу мөмкинлеге тудырган өчен  ООО “Агролак” генераль директоры Гиләҗетдинов Фәрид Фарук улына олы рәхмәтен белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International