8 декабрь көнне Алан авылы китапханәсендә халык шагыйре, прозаик, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әхсән Баяновның тууына 90 елга багышланган “Заман һәм шәхес” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә язучының төрле елларда һәм төрле жанрда язылган, аның талантын һәм иҗат үзенчәлекләрен билгели алырлык әсәрләре куелды.