Мөхаммәт Мирза — күп кенә лирик шигырьләр, җырлар, поэмалар, хикәяләр, әдәби тәнкыйть һәм публицистик мәкаләләр авторы.

2017 елның 18 декабре, дүшәмбе

Шулай да төп иҗат өлкәсе — шигърият.  3 декабрь көнне  шагыйрь Мөхаммәт Мирзага 65 яшь тулды.   Шул уңайдан, 13 декабрь көнне Теләче үзәк китапханәсендә “Галәмнәргә күңел омтыла” дип исемләнгән күргәзмә куелды. Күргәзмәдә шагыйрьнең “Биш юлым-биш гөлем”, “Киек каз юлында”, “Адәм баласы”, “Берүземә бер диңгез”, “Тере су”, “Мең дә бер гыйбарә” дип исемләнгән китаплары куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International