12нче декабрь көнне “Советлар союзы герое Б.К. Кузнецов исемендәге Казан кадет интернат-мәктәбендә” ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан уздырылган «Тарихи истәлек» проектына йомгак ясау тантанасы булып узды. Бу тантанада проект кысаларында үткәрелгән бәйгеләрдә катнашып, җиңгән пелдагогларны һәм балаларны котлап, бүләкләр тапшырдылар. Бүләкләнүчеләр арасында безнең балалар бакчасы тәрбиячесе Галимова Н.Ф. бар иде. Ул “Родные истоки” исемле республикакүләм бәйгедә “Покров ярминкәсенә рәхим итегез!” исемле проекты белән катнашып, “Туган як тарихы” номинациясендә җиңү яулады һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Дипломы белән бүләкләнде.