12 декабрьдә Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы илебез тарихында иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Конституция көнен билгеләп үтә. Илебезнең әлеге Төп Законы Россияне демократик, хокукый федератив дәүләт дип игълан итте, гражданлык җәмгыятенең асыл кыйммәтләрен – шәхес хокукларын һәм ирекләрен хөрмәт итүне, халыкларның тигез хокуклылыгын раслады. Олы Мишә урта мәктәбендә бу көнне “Мин Россия гражданины“ темасына сыйныф сәгатьләре үтте. Тарих, җәмгыять белеме дәресләрендә укучыларның белемнәре ныгытылды.