27 ноябрьдән алып 7 декабрьга кадәр "Ел Укытучысы - 2018" бәйгесенең 1 этабы уздырылды.

2017 елның 18 декабре, дүшәмбе

Конкурста барлыгы 11 мәктәптән 21 педагог катнашты. Бәйге Үзәк, Теләче, Иске Җөри урта мәктәпләрендә һәм Баландыш төп мәктәбе базасында үтте.

Жюри карары буенча I этапта "Ел Укытучысы" номинациясендә финалга алдагы укытучылар чыкты:

- Хәмидуллина Румия Зөфәр кызы, Иске Жөри урта мәктәбенең математика укытучысы

- Хәмидуллина Ләйля Камил кызы Теләче урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы;

- Исмайылова Алия Ислам кызы, Алан урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы;

- Чернова Валентина Андреевна Үзәк урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы

- Хәсәншина Венера Магсум кызы, Үзәк урта мәктәбенең тарих укытучысы.

“Педагогик дебют"  номинациясендә  финалга Сауш төп гомуми мәктәбенең директоры Нигъмәтҗанов  Ирек Хазинур улы чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International