9-10 декабрь көннәрендә Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә 2006-2007 елгы, 2008 елгы һәм кечерәк малайлар һәм кызлар арасында “Татарстанның бадминтон өметләре” исеме астында яшүсмерләрнең 4 нче этап турниры уеннары булып узды. Ярышларда Казан, Яр Чаллы, Алексеевск, Саба, Балык Бистәсе, Чистай, Түбән Кама, Әлки, Кама Тамагы, Мөслим, Кайбыч, Әлмәт, Арча, Балтач, Кукмара, Аксубай, Тәтеш, Актаныш, Югары Ослан, Алабуга, Лаеш, Телэче, Менделеевск, һәм Яңа Чишмә районыннан 370 тән артык яшь бадминтончы катнашты. Безнең район җыелмасын Баландыш, Теләче, Югары Кибәхуҗа һәм Максабаш мәктәбе балалары тәшкил итте. Нәтиҗәләр буенча парлы уеннарда Тимербаев Раил һәм Хайретдинов Ибраһим 9 нчы урында, Мөбәрәкшина Чулпан һәм Мөхәмәтшина Рәзилә шулай ук 9 нчы урында. Ялгыз уеннарда Мөбәрәкшина Чулпан 10 нчы урында, Мөхәмәтшина Рәзилә 9 нчы урында. Калган укучылар 11-20 урында.