Бу зур проектны тормышка ашыру өчен, яшь буынга рухи-әхлакый, патриотик тәрбия бирү максатыннан төрле бәйгеләр үткәрелде.
“Видеороликлар” бәйгесендә Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Энҗе Рәхмәтуллина җиңү яулады. Аны әлеге бәйгегә тарих укытучысы Айгөл Рәхмәтуллина әзерләде. “Презентацияләр” бәйгесендә Шәтке урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Зөһрә Ибраева призер булды. Җитәкчесе Шәтке мәктәбенең тарих укытучысы Зәлидә Ибраева. Җиңүчеләргә Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары һәм акчалата сертификат тапшырылды.