Әхсән Баянов иң элек шигъри әсәрләре белән танылган әдип.Язучы проза һәм драматургия жанрларында да нәтиҗәле эшләде. “Яшьлегемне эзлим”, “Дүрт монолог”, “Тау ягы повесте”, “Төлке тоту кыен түгел”, “Тавыш — табигать бүләге”, “Аязучан болытлы һава”, “Аргы яр” повестьлары һәм Кама буендагы гигант төзелешләрне гыйбрәтле язмышлар аша гәүдәләндергән “Ут һәм су”, “Таш китап” романнары укучыларда һәм әдәбият сөючеләрдә зур кызыксыну уятты.