Бу көнне Баландыш авыл китапханәсе һәм мәдәният хезмәткәрләре авыл яшьләре белән "Конституция - илнең төп законы" дигән патриотик тәрбия бирү сәгате үткәрделәр. Конституциянең тарихы, шулай ук төп символлар - Россия дәүләт флагы, гербы һәм гимны белән таныштырдылар.