Бүген,13нче декабрь көнне, Теләче 1нче балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә йөрүче балалар бездә кунакта булдылар.

2017 елның 18 декабре, дүшәмбе

Кунаклар балаларга татар телендә әкият сәхнәләштерделәр, биюгә, җырга булган осталыкларын күрсәттеләр. Аларның осталыкларына бакча эшчеләре дә, балалар да сокланып карап торды. Бу,әлбәттә, коллективның тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Алга таба да балаларга зур уңышлар, Теләченең 1нче балалар бакчасы хезмәткәрләренә шундый сәләтле балалар белән сабырлык, бетмәс-төкәнмәс энергия белән эшләүләрен теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International