14 декабрьдә Айдар авыл китапханәсендә драматург, актер, театр эшлеклесе Сәет Шәкүровның тууына 100 ел тулу уңаеннан "Яу кырларын кичкән язучы" дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим ителде.

2017 елның 18 декабре, дүшәмбе

С.Шәкүровның драматургия өлкәсендәге беренче адымы 1938 елда язылган «Орденлы Касыйм» исемле пьесасы була.

Аның  Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында барган «Туган туфрак» (1969), «Тол хатыннар, тол кызлар» (1973) драмалары – бүген дә актуальлекләрен югалтмаган әсәрләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International