"Ел тәрбиячесе-2018"

2017 елның 18 декабре, дүшәмбе

15 нче декабрь көнне "Ел тәрбиячесе-2018" конкурсының район турына сайлап алуның беренче көне Теләченең икенче номерлы балалар бакчасында үтте. Бу көнне районның ике тәрбиячесе комиссия каршында үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтеп, ачык шөгыльләр үткәрделәр. Шулар арасында Теләченең беренче номерлы балалар бакчасының инглиз теле укытучысы Фаляхиева Г.И. да бар. Ул "Балык-балыклар" темасына мәктәпкәчә әзерлек группасы белән эшчәнлек алып барды. Барлык тәрбиячеләр дә үз эшләренең остасы икәнен раслап; кызыклы,мавыктыргыч шөгыльләр күрсәттеләр.Аларга алдагы эшләрендә уңышлар һәм бәйгедә җиңү теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International