"Татарстанның спорт өметләре"

2017 елның 18 декабре, дүшәмбе

15 декабрь көнне Казанда "УНИКС" спорт һәм күңел ачу үзәгендә  XVII  нче традицион  "Татарстанның спорт өметләре " дип исемләнгән  Яңа ел  кичәсе булып үтте. Анда 2017 елда иң нәтиҗәле чыгыш ясаган спортчыларны һәм тренер-укытучыларны  бүләкләделәр. Әлеге чарада катнашу өчен безнең районнан  “Теләче”  балалар  һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән 10 спортчы чакырылды. Аларга Кыш бабай һәм Кар кызы яңа ел бәйрәмен тәкъдим иттеләр һәм яшь спортчыларга  Яңа ел бүләкләре бирделәр.

Хөрмәтле  тренер – укытучылар, яшь спортчылар! Барыгызны да якынлашып килүче Яңа 2018  ел белән котлыйбыз! Сезгә  эшегездә уңышлар, нык сәламәтлек  һәм бәхет теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International