Олы Мәтәскә урта мәктәбендә Яңа елга әзерлек эшләре инде күптәннән башланды.Укучылар сыйныф җитәкчеләре белән бергә кабинетларын кар бөртекләре, төрле – төрле плакатлар белән бизәделәр.Һәр сыйныф үзенчәлекле эш төрләреннән файдаланды. Бүгенге көндә купшы киенгән мәктәбебез Яңа ел бәйрәмен каршыларга әзер. Дәресләрдән соң укучылар чыгышларын кабатлыйлар.Мәктәп ишегалдында һәр сыйныф кардан сыннар ясады. Ясалган сыннар безне кыш буена иртә белән каршы алырлар, дәресләр беткәч, елмаеп озатып калырлар, дигән теләктә калабыз.