16-17 декабрь көннәрендә Казан шәһәрендә 2002 нче елгы һәм олырак, 2003 елгы һәм кечерәк яшьтәге малайлар һәм кызлар арасында бадминтон буенча Татарстан Республикасының команда беренчелеге булып узды.

2017 елның 21 декабре, пәнҗешәмбе

Ярышларда республиканың 36 районыннан  340 тан артык  яшь бадминтончы катнашты. Безнең район данын  өстәмә белем бирү педагогы Алмаз Фоат Улы Җаббаров укучылары  яклады. Уен нәтиҗәләре буенча олы төркемдэ (катнашучылыр - Җаббаров Адел, Нәҗипов Зөлфат,  Җаббаров Алмаз, Сафина Альбина, Юсупова Резеда,Гарипова Гузәл) 8 нче урын, кечкенә төркемдә (катнашучылар - Шакирова Әлисә, Гарипова Аделя, Зайнуллин Марсель, Гайнутдинов Алмаз, Шакиров Фаиль) 9нчы урында калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International