Олы Мишә урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары иҗади конкурсларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә актив катнашалар. Район, республика күләмендә уздырылган конкурсларда җиңүчеләребез дә бар. 15 нче декабрь көнне укучыбыз Шакурова Ф. “Аксаков укулары” дип аталган фәнни-гамәли конференциядә уңышлы чыгыш ясап, республика күләмендә 2 нче призлы урынны алып кайтты.