15 декабрь көнне “Батыр” спорт комплексында Россиянең, Татарстанның спорт остасы, татарча көрәш буенча Татарстанның атказанган спорт остасы, билбау көрәше буенча Россиянең атказанган спорт остасы Раил Ринат улы Нургалиев призына 2000 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге малайлар һәм яшүсмерләр арасында татарча көрәш ярышлары узды.Бу ярышта Олы Мәтәскә урта мәктәбеннән укучылар һәм чыгарылыш сыйныф укучылары катнашып, призлы урыннар яуладылар.Ярыш нәтиҗәсе буенча Олы Мәтәскә урта мәктәбе командасы 1 нче урын яулады. Венер Ибрагимовичны (тренер) һәм егетләрне җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз киләчәктә дә аларга зур уңышлар телибез.