Республика күләмендә үтүче "Ел тәрбиячесе 2018" бәйгесенең район этабы башланып китте. Бүген районыбызда “Ел тәрбиячесе” бәйгесендә катнашучы 4 педагог белем бирү эшчәнлеген 1нче номерлы балалар бакчасы базасында күрсәттеләр. Безнең балалар бакчасыннан бәйгедә уртанчылар төркеме тәрбиячесе – Мухаметзянова А.А, педагог-психолог Баева А.Г.,музыка җитәкчеләре Сафина Р.К. һәм Шарифуллина И.И. катнашты. Балаларга һәм катнашкан тәрбиячеләргә зур рәхмәтебезне җиткереп, аларга яңадан яңа иҗади уңышлар телибез.