16-17 декабрь көннәрендә Казан шәһәрендә 2002 нче елгы һәм олырак, 2003 елгы һәм кечерәк яшьтәге малайлар һәм кызлар арасында бадминтон буенча Татарстан Республикасының команда беренчелеге булып узды. Ярышларда республиканың 36 районыннан 340 тан артык яшь бадминтончы катнашты. Безнең район данын өстәмә белеем бирү педагогы Алмаз Фоат улы Җаббаров укучылары яклады. Уен нәтиҗәләре буенча олы төркемдэ (катнашучылыр – Җаббаров Адел, Нәҗипов Зөлфат, Җаббаров Алмаз, Сафина Альбина, Юсупова Резеда, ГариповаГузәл) 8 нче урын, кечкенә төркемдә (катнашучылар - Шакирова Алисә, Гарипова Аделя, Зайнуллин Марсель, Гайнутдинов Алмаз, Шакиров Фаиль) 9нчы урында калдылар.