16-17 декабрь коннәрендә Саба районы Килдебәк авылында “КЭС-БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасы чемпионаты кысаларында баскетбол буенча зона этабы ярышлары булып узды.

2017 елның 22 декабре, җомга

         16-17 декабрь коннәрендә Саба районы Килдебәк авылында  “КЭС-БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасы чемпионаты кысаларында баскетбол буенча зона этабы  ярышлары булып узды. Әлеге этапта  Әтнә, Арча, Кукмара, Биектау, Балтач, Питрәч, Саба командалары катнашты.   Ярышта безнең районнан Үзәк мәктәбе егетләре һәм Алан мәктәбе кызлары җыелма командалары катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча, егетләр 4 нче урынга лаек булды. Беренче - өченче урыннарда   Арча, Кукмара, Саба. Кызлар  6 нчы урында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International