"ФГОС кысаларында фән һәм фәнара нәтиҗәләрне тормышка ашыру өчен заманча карашлар формалаштыру”

2017 елның 22 декабре, җомга

18-19 декабрь 2017 ел Үзәк урта мәктәбе базасында инглиз теле укытучылары, методистар өчен "ФГОС кысаларында фән һәм фәнара  нәтиҗәләрне тормышка ашыру өчен заманча карашлар формалаштыру” дигән тема астында Республика семинары булып үтте. Семинарда Саба, Кукмара, Балык Бистәсе, Питрәч, Спас районнары укытучылары катнашты.

Беренче көнне семинарны Иванова Лариса Филипповна - мәгарифне үстерү Институтының методик эшнең бүлек башлыгы алып барды. Ул педагогларны  “Чит тел" предметын өйрәнү Концепциясе белән таныштырды.

Икенче көнне семинарда Теләче муниципаль районының  инглиз теле укытучылары дәресләр күрсәттеләр. Дәресләрне районның 9 укытучылары бирде. Алар Теләче урта мәктәбенән: Хәмидуллина Ләйлә Камил кызы, Гимаева Ания Сальман кызы, Әхмәтҗанова Ләйсән Тәлгать кызы, Җаббарова Гөлнара Нәҗип кызы- Баландыш төп мәктәбеннән, Хәбибуллина Люция Инсаф кызы-Кече Кибәхуҗа мәктәбеннән, Кәлимуллина Зөлфия Габделхай кызы-Югары Кибәхуҗа урта мәктәбеннән, Сәләхиев Илшат Илдус улы, Шәдке урта мәктәбеннән, Гарифуллина Алира Рәхимҗан кызы, Шармаш мәктәбеннән һәм Исмайылова Алия Ислам кызы –Алан урта мәктәбеннән. Үзәк урта мәктәбенең укытучылары Мортазина Лилия Хуснетдин кызы һәм Фәхретдинова Альбина Хәйдәр кызы "Тылсымлы Раштуа" дип аталган сыйныфтан тыш чара күрсәттеләр. Ике көнлек семинар түгәрәк өстәл белән тәмамланды. Семинарда катнашучыларның һәрберсенә сертификатлар тапшырылды. Семинарны мәгариф бүлеге башлыгының укыту-методик эшләр буенча урынбасары Якупова Резеда Зөфәр кызы оештырды һәм үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International