2017 елның 21 декабрендә Олы Нырсы урта мәктәбенең Айдар башлангыч мәктәбендә “БДББС шартларында азкомплектлы башлангыч мәктәптә уку сыйфатын үстерү” дигән темага башлангыч мәктәп – филиаллары укытучыларының район семинары үткәрелде.
Айдар башлангыч мәктәбе укытучылары Шайхетдинова Лилия Марсель кызы 1 сыйныфта математика фәненнән, Фаттахова Райханә Валиахмәт кызы 2,3 сыйныфларда татар теленнән ачык дәресләр күрсәттеләр. Әлеге укытучылар тарафыннан “Дуслык белән көчле без” темасы астында күрсәтелгән дәрестән тыш чара да килгән кунакларда җылы тәэсир калдырды.
Семинарда катнашкан укытучыларының белемен күтәрү институтының өлкән укытучысы Сәгдиева Илсия Тәлгать кызы семинар темасына, башлангыч сыйныфлар буенча методист Закирова Саҗидә Гайнулла кызы “Башлангыч сыйныф укытучыларының белем сыйфатын үстерү буенча эшчәнлеге” темасына чыгыш ясадылар.
Соңыннан укытучылар олимпиада, икенче чирек нәтиҗәләре, 4 сыйныфларда тикшеренү эшләренә әзерләнү буенча фикерләр алыштылар, алга таба планнар билгеләнде. һәм семинарга йомгак ясалды.