1952 елда беренче китабы дөнья күрә. Шуннан соң язылган «Урман шаулый», «Кыюлар юлы» кебек повестьлары М.Хәсәновны өлгергән язучы итеп таныта. Әдипнең «Саф җилләр», «Юллар, юллар», «Кама таңнары», Инженерлар» романнарын, балалар өчен язылган «Очар кошлар», «Җирән кашка», «Динозаврлар өнендә», «Шайтан малае» дигән повестьларын укучылар яратып укыйлар. 1988 елда «Язгы аҗаган» романы өчен М.Хәсәновка Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелә. Әлеге датага багышлап Урта Мишә авыл китапханәсендә “Туган якның асыл уллары” исемле әдәби сәгать үткәрелде.