16 нче декабрь көнне Казан шәһәрендә ата-аналар комитетының “Дус сыйныф серләре” конкурсының республика туры үтте. Республика турында 52 районнан 60 команда катнашты. Безнең мәктәптән 8Б сыйныфының ата-аналар комитеты көч сынашты. Ата-аналар комитеты председателе М.Р. Тимербаева җитәкчелегендә мәктәп командасы призёр булды.