25 декабрь көнне Теләче сәнгать мәктәбендә Яңа ел кичәсенә багышланган бәйрәм булып үтте.

2017 елның 29 декабре, җомга

Бу бәйрәмдә барлыгы 80ләп укучы һәм аларның әти-әниләре катнашты. Театр, җыр һәм бию сыйныфларында укучы балалар төрледән-төрле конкурсларда катнашып, бәйрәмне тагын да рухландырып җибәрделәр.  Бәйрәм җыр биюләр белән үрелеп барды. Балаларга иң охшаганы отышлы лоторея уены булды. Ә бәйрәм ахырында Кыш Бабай барлык балаларга да яңа ел тәм-томнары өләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International