Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә бердәм дәүләт имтиханына һәм дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек кысаларында 9, 11 сыйныф укучылары өчен консультацияләр уздырыла. Бүген 9 сыйныф укучылары рус теленнән “Морфология” бүлеге буенча теоретик белемнәрен ныгыттылар. Омоним формаларына гомуми күзәтү ясадылар. Җөмлә кисәкләрен анализладылар. Дәүләт йомгаклау аттестациясе биремнәре буенча практик эшчәнлекләрен камилләштерделәр.