Теләче 2 нче балалар бакчасында тәрбиячеләр арасында юл-транспорт һаләкәтләрен булдырмауны профилактикалау буенча “Яшелут 2018” республикакүләм бәйгенең район сайлап алу туры булып узды

2017 елның 29 декабре, җомга

   25 декабрь көнне Теләче 2 нче балалар бакчасында тәрбиячеләр арасында юл-транспорт һаләкәтләрен булдырмауны профилактикалау буенча “Яшелут 2018” республикакүләм бәйгенең район сайлап алу туры булып узды. Бәйге ике этаптан: теоретик һәм практик өлештән торды. Теоретик өлештә тәрбиячеләр юл йөрү кагыйдәләрен камил белүләрен күрсәтеп, 20 сораудан торган имтихан  бирделәр .Икенче практик өлештә  конкурста катнашучылар балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча, төрле ысул һәм алымнар кулланып, балалар белән оешкан белем бирү эшчәнлегеннән 10-15 минутлык  шөгыль-фрагментлар күрсәттеләр.

  Бу бәйгедә районның 6 тәрбиячесе үзенең осталыкларын күрсәтеп, көч сынашты.Безнең Теләче 2нче балалар бакчасыннан әлеге бәйгедә беренче квалификацион категорияле  тәрбияче Юсупова Г.Ф. катнашып, бәйгенең ике этабын да уңышлы үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International