Беренче тур нәтиҗәләре буенча, әлеге турда катнашу өчен 6 тәрбияче сайланган иде. Безнең балалар бакчасыннан Хисамутдинова Л.Н һәм Фаляхиева Г.И. катнашты. Бәйге 2 турдан торды. Беренче турда катнашучылар кызыклы һәм үзенчәлекле итеп үзләре белән таныштырдылар. Икенче өлештә катнашучылар мастер-класслар күрсәттеләр. Барлык катнашучылар да бик яхшы чыгыш ясадылар. Катнашучыларга район мәгариф бүлегенән килгән жюри әгъзәләре бәя бирде. Нәтиҗәләргә килгәндә,Хисамутинова Л.Н. призер, ә Фаляхиева Г.И. лауреат исеменә лаек булды. Барлык катнашучыларга да грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Аларга алга таба да уңышлар, биек үрләр телибез!