Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә кышкы каникуллар вакытында чыгарылыш сыйныф укучылары өчен консультацияләр дәвам итә. 27 декабрьдә 9 сыйныф укучылары математика укытучысы Низамов И.Ф. белән берлектә стандарт булмаган мәсьәләләр чишеп әлеге фән буенча белемнәрен ныгыттылар. Кышкы каникул чорында 9 сыйныфлар өчен төрле фәннәрдән имтиханга әзерлек буенча барлыгы 7 консультация планлаштырылган.