Район хуҗалыкларында 2018 елның язгы-кыр эшләренә авыл-хуҗалыгы техникасын әзерләү эшләре бара

2017 елның 29 декабре, җомга

Язгы-кыр эшләренең уңышлы узуы күбесенчә машина-трактор паркының торышына бәйле. Барлык район хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы техникасын язгы кампаниягә җентекләп әзерлиләр.

      Район хуҗалыкларына чәчү, туфрак эшкәртү машиналарын һәм тракторларны киләсе елның 1 апреленә хәтле, азык әзерләү комбайннарын-10 майга хәтле, урып-җыю техникасын, икмәкне чистарту машиналарын, аралау линияларын хәм киптерү машиналарын 1 июльгә хәтле әзерләп бетерүне тәэмин итү бурычы куелган.

       Оператив мәгълүматларына караганда, хужалыкларда 191 берәмлек трактор, 45 урып-жыю, 20 азык әзерләү комбайннарын, 95 чәчкеч, 106 культиватор, 25 туфрак эшкәртү комплексын, 9 чәчү комплексын хәм 2124 берәмлек тырма ремонтлауны таләп итә. Бүгенге көндә, район буенча техника ремонты: тракторлар-47%, чәчкечләр-62%, туфракны эшкәртү агрегаты (культиваторлар)-65%, тырма хәм тагылма агрегатлар ремонты төгәлләнгән-100ны% тәшкил итә. Район  хуҗалыкларына техникаларны язгы-кыр эшләренә әзерләү өчен якынча 47,1 млн. сумлык чыгым тоту таләп ителә, шуның 7,42 млн. сумлык запас частьләр сатып алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International