Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре булып узды

2017 елның 29 декабре, җомга

     23 декабрь көнне, Казанда авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча  ярминкәләр 10 сәүдә мәйданчыгында үткәрелде.

     Казанның Вахит районы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән Теләче муниципаль районы тәэмин итте. Сату мәйданчыгы гадәттәгечә Кәрим Тинчурин исемендәге сквер каршында (Кәрим Тинчурин урамы,19) оештырылды.

      Районның барлык хуҗалыклары, КФХлар, шәхси эшмәкәрләр хәм шулай ук, авыл җирлекләре үзләренең продукциясен тәкъдим иттеләр. Ярминкәгә якынча 1,6 млн. сумлык продукция китерелде, 25 машина катнашты.  

     Ярминкәдә барлык авыл хуҗалыгы продукциясе хәм азык-төлек товарлары тәкдим ителде: ит, йомырка, сөт, май, икмәк, көрпәләр, бәрәңге, яшелчәләр, бал, пешкән ризыклар хәм башкалар. Бу продукциягә бәяләр шактый тубән хәм бик кулай иде.

     ҖЧҖ «Теләче Агро» хуҗалыгы ярминкәдә хәйрия өстәле оештырды, өлкәннәргә хәм сатып алучыларга бушка коймак хәм кайнар чәй тәкъдим ителде, шулай ук Яңа ел алдыннан Кыш Бабай хәм Кар Кызы катнашында, мәдәни чара уздырылды, күңелле музыка яңгырап торды, бу үз чиратында сатып алучыларның кәефләрен күтәрде хәм ярминкәгә җәлеп итеп торды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International