Бу көнне капиталь ремонттан сон мәдәният йорты кабат үз ишекләрен ачты. Әлеге зур вакыйгада Теләче районы башлыгы Зарипов И.Ф.,исполком җитәкчесе Нуруллин Р.Р., район башлыгы аппарат җитәкчесе Мубинов И.В., район мәдәният бүлеге җитәкчесе Ихсанов Д.С., Шәтке авыл җирлеге башлыгы Кадыйров Ф.Г. һәм башка тармак җитәкчеләре, авыл халкы катнашты.
Урамда барлык килгән халыкны кайнар коймак һәм ботка белән сыйладылар. Бәйрәм мәдәният йортында авыл үзешчәннәренең концерты белән тәмамланды.