8 гыйнвар көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә каникулда китап укырга килгән укучыларга "Яңа ел калейдоскобы” исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Укучылар бик теләп күргәзмә белән таныштылар, кыш турында, Яңа ел турында шигырьләр укыдылар. Шулай ук “Кыш бабайның серле капчыгы” дип исемләнгән уен-сәяхәт үткәрелде. Кыш бабайның серле капчыгындагы кыш турындагы табышмакларга җаваплар бирделәр.