Шул бәйрәмнәрнең иң көтеп алынганы, әлбәттә, борынгы мәҗүсилектән, ата-бабаларыбыздан ук килгән күңел ачу бәйрәме “Нардуган”. Нардуган көннәрендә алар кеше танымаслык итеп киенеп, өйдән-өйгә йөреп өй хуҗаларын Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәре белән котлап йөриләр. Субаш авылында Нардуган бәйрәме шаулап-гөрләп уза. Һәр елны диярлек каникул көннәре “Нардуган” бәйрәменә туры килә. Быел да яшьләр төрле костюмнар киенеп уты булган өйләргә, туган-тумачаларына кереп һәм Раштуа бәйрәмнәре белән котлап йөрделәр, теләкләр әйттеләр. Соңыннан мәдәният хезмәткәрләре, Кыш бабай белән Кар кызы нардуганчылар белән чыршы тирәсендә төрледән төрле Яңа ел җырлары җырлап әйләнделәр, төрле кызыклы уеннар оештырды.