7 гыйнвар көнне Алан авылы китапханәсе һәм мәдәният йорты балалар өчен “Кыш Бабайда кунакта” исемле бәйрәм тамашасы үткәрде. Бәйрәмдә китап укучылар, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар һәм кайткан кунаклар катнашты. Алар өчен бәйрәм программасы, хәрәкәтле һәм танып-белү уеннары,конкурс-викториналар һәм әлбәтта, Кыш Бабай бүләкләре әзерләнде.