3 гыйнвар - күренекле татар шагыйре Илдар Юзеевның тууына 85 ел.

2018 елның 11 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Шул уңайдан 5 гыйнвар көнне Теләче узәк китапханәсендә “Бөек затларга күләгә төшми” дип исемләнгән күргәзмә куелды. Шагыйрь буларак И. Юзеев узган гасырның илленче-алтмышынчы елларында формалаша.  «Әнкәй» (1959), «Фәрит-Фәридә» (1959), «Миләүшә» (1954-1965), «Язылмаган поэма» (1964), «Өчәү чыктык ерак юлга...» (1965), «Тынлык белән сөйләшү» (1966), «Карурман» (1971), «Таш диварлар авазы» (1973), «Өзелмәсме кыллар?» (1977), «Таш кала фаҗигасе» (1988), «Өзелгән тәсбих» (1989)  исемле  әсәрләре дөнья күрә. Күргәзмәдә Илдар Юзеевның, Шамил Маннаповның, Фәтхи Бурнашның әсәрләре куелды һәм китапларга күзәтү ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International