Шуңа күрә Максабаш балалар бакчасына йөрүчеләр кошлар турында даими кайгырталар. 9- гыйнвар көнне балалар кошлар өчен җимлекләр ясап элделәр. Җимлекне бакчага элеп куйганда, кошлар агачларда кышлый торган зарарлы бөҗәкләрне дә чүплиләр. Иң әйбәт ризык — көнбагыш, кавын, карбыз, кабак орлыклары,песнәкләрнең исә иң яраткан ашы — туңмай, ит, сыр. Чыпчык, песнәкләрдән рәхмәт ишетү үзебезгә үк рәхәт булыр. Менә шулай ярдәм иткәндә генә, безнең нәни дусларыбыз исән кала. һәр кош үзенең көченнән килгәнчә урман һәм авыл хуҗалыгы өчен бик зур файда китерә, корткычлардан саклый. Матур сайраулары белән күңелебезне күтәрә. Шуңа күрә һәрберебез аларга ярдәм итик.