Кыш -үзенең аклыгы, сафлыгы белән күңелгә якын, гаҗәеп сокландыргыч ел фасылы.

2018 елның 11 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Кышкы каникул чорында Айдар авыл китапханәсендә “Нинди матур, безнең чыршыкай!” дип исемләнгән иң яхшы иҗади эшкә  конкурс игълан ителеп, дүрт номинация буенча нәтиҗәләр ясалды. Конкурска төрле материалдан ясалган күләмле кар бөртекләре, үзенчәлекле елка уенчыклары тәкъдим ителде.

Балаларның күңел җылысын салып ясалган уенчыклары кызыклы, матур килеп чыккан. Җиңүчеләребезгә грамоталар һәм зур булмаган бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International