Кыска көннәрдә, азык табып, тамакларын туйдырырга да өлгермиләр, инде кич җитә. Үлән, орлык-мазар кар астында калган. Урманнарда балан һәм миләш җимешләре бөтенләй юк диярлек. Бозлавык вакытларда аларга агач кәүсәсе буйлап ризык эзләве тагын да кыенлаша. Шулай итеп, бик суык көннәрдә күп кенә кошлар катып үләләр. Мәсәлән, мондый чакларда ун песнәктән бары бер генә песнәк исән кала икән. Без- Теләченең беренче номерлы балар бакчасы да кошларга көчебездән килгәнчә ярдәм итәргә булдык – алар өчен җимлекләр ясадык. Әлеге зур эшне башкарырга безгә әти-әниләребез дә булышты. Җимлекләр үзенчәлекле килеп чыкты: кемдер аны фанерадан, пластик шешәдән, кемдер каты кәгазьдән ясаган. Балалар җимлекләр генә түгел, күп итеп ярма да алып килгәннәр әле. Без аларны бакча тирәсендә үсеп утырган агачларга элдек. Җимлекләребезгә килгән кошкайларны күзәтергә менә яхшы булачак! Көн дә чыгып, җимлекләребезне кардан чистартып, кошларга ризык салып керәбез. Кошларга ярдәм итә алуыбыз өчен шундый сөендек. Кошларыбыз да канәгать калгандыр дип уйлыйбыз.