Китап белем чишмәсе.

2018 елның 11 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Хәзерге балалар вакытларын компьютер һәм телевизор каршында үткәрәләр, буш вакытларында китапларны аз укыйлар.

Бүгенге көндә әлеге проблеманың актуальлелеге ачык күренә. Балаларда китапка кызыксыну тәрбияләү өчен зурлар (педагоглар, әти-әниләр) үзләре китап укырга, аның кеше тормышында тоткан ролен, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен булган  китапларны, алар белән китап турында кызыклы әңгәмәләр кора белергә тиеш. Безнең 3нче балалар бакчасында балаларны матур әдәбият әсәрләре белән таныштыру максатыннан һәр төркемдә дә китап почмаклары булдырылган. Укуны балалар өчен кызыклы, файдалы һәм алар көн саен даими рәвештә китап белән аралаша алсын өчен  бөтен мөмкинлекләр дә булдырылган. Көн саен «Матур әдәбият әсәрләре уку» безнең бакчада белем бирү өлкәсе һәм   ирекле эшчәнлекләрдә алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International